Кичә, Зирекле авыл җирлегендә район башлыгы В.К.Козонков һәм район активы катнашында 2013 елда Зирекле авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш йомгакларын тикшерү һәм 2014 елга бурычлар турында хисап җыелышы булып узды.
График нигезендә мондый җыелышлар районның барлык авыл җирлекләрендә, промышленность һәм бюджет предприятиеләрендә дә булачак. Җыелышлар эчендә район башлыгы В.К.Козонков, район Советы депутатлары һәм район активы, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау өлкәсенең җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашачак.