Иң яхшы Яңа ел чыршысына йомгак ясалды

2013 елның 27 декабре, җомга

Район комиссиясе Яңа елга әзерләнүгә йомгак ясады. Һәр авыл җирлегендә чыршы бизәп куелды. Авыллар арасында беренче урынны Сахаровка җирлеге алды, икенче урын – Биләр, өченче урын Зур Тигәнәле һәм Кыр Шунталысы җирлекләренә бирелде. Район үзәгендә исә 62 объект –чыршылар, биналар, өй яны территорияләре бизәлгән иде. Үзәк чыршыны киендергән коммуналь хезмәт хезмәткәрләреннән тыш, оешмалар арасында “Алексеевск керамикасы”, “Стройдорсервис”, Алексеевск МСОсы, “Эдем”, сөт-консерв комбинаты, райпо аерылып торды. Комиссия бюджет оешмалары арасында район хастаханәсен, Пенсия фондын, 1нче Алексеевск урта мәктәбен  аерып күрсәтте. Шәхси эшмәкәрләр арасында Харрас Гатин, Хафиз Хәмитханов, Айдар Гыймадиев аеруча тырышканнар. Халык арасында Короленко урамында яшәүче Сергеевлар, шулай ук Чехов урамыннан Леонтьевлар һәм Чибиновлар гаиләләре билгеләп үтелде.

Район башкарма комитеты бистәне бизәүдә катнашкан бөтен кешегә рәхмәт әйтә һәм алексеевскилыларны Яңа ел белән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International