Алексеевск муниципаль районында «Халык инвентаризациясе» дигән акция игълан ителә, аның барышында Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсе һәм Алексеевск муниципаль районы кешеләре ярдәмендә хуҗасыз биналарны һәм буш торучы җир кишәрлекләрен ачыклау планлаштырыла. Алексеевск районы башкарма комитеты районның бөтен кешесеннән «Халык инвентаризациясе»ндә катнашуларын сорый.
Мәгълүматларны авыл җирлекләре башлыкларына тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, кешеләр Алексеевск муниципаль районының интернет-кабул итү бүлмәсенә (http://www.alekseevskiy.tatar.ru) яза алалар.
- электрон почта аша хәбәр итәргә alekspizo@mail.ru
- эш көннәрендә иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр 2-48-77 телефоны буенча шалтыратырга