Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларның дүртенче республика конкурсы старт алу турында хәбәр итә. Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт). Конкурс кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне яктыртуны активлаштыру, эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыру, эшмәкәрләрнең уңай образын формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурска татар һәм рус телләрендә барлык милек формасындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында журналист эшләре һәм медиа-проектлар кабул ителә. Мәкаләдә кече һәм урта бизнесны үстерүне яктыртудан тыш, инфраструктураны һәм эшмәкәрлекне яклауның башка формаларын үстерүнең уңай мисаллары чагылдырылган булырга тиеш. Конкурста катнашалар: – массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре; – штаттагы хезмәткәрләр; – Татарстан Республикасының җәмәгать оешмалары; – Журналист-фрилансерлар. Конкурсның номинацияләре: 1. Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын). 2. Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын). 3. Радио-телевидение массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын). Конкурс үткәрелә торган номинацияләрнең һәркайсында җиңүчеләргә конкурс лауреатлары Дипломы һәм түбәндәге күләмдә акчалата премияләр тапшырыла: 1нче дәрәҗә – 40 000 сум, 2нче дәрәҗә - 30 000 сум, 3нче дәрәҗә – 20 000 сум. Конкурска басылып чыккан, электрон массакүләм мәгълүмат чараларына урнаштырылган, 2013 елның 1 гыйнварыннан 1 декабренә кадәр радио- һәм телеэфирга чыккан эшләр кабул ителә. Конкурс материаллары түбәндәге адрес буенча Журналистлар йортында кабул ителә: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179. 2013 елның 2 декабреннән 12 декабренә кадәрге чорны кертеп. Контакт телефоннары: Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге: 89172 232 93 22, 89117 284 71 62. Жюри составы эшмәкәрләрдән, икътисад журналистикасы өлкәсендәге белгечләрдән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләреннән төзелә. Жюри рәисе жюри утырышында сайлана. Конкурста катнашу өчен “Конкурс комиссиясе материаллары фәлән-фәлән кешедән” (фамилия, исем, әтисенең исеме яки массакүләм мәгълүмат чарасының исеме) дигән билге куелган папка тәкъдим итәргә кирәк. Папка эчендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларның дүртенче республика конкурсында катнашуга гариза, конкурс эшләре ( басма материаллар, санлы носительдә аудио-видео материаллары күчермәләре), эшләр исемлеге, аларга кыскача аннотация, массакүләм мәгълүмат чаралары яки бүләкләре булган, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә, Россия Журналистлар берлегендә, Журналистларның Халыкара Федерациясендә әгъза булып торучы конкурс материаллары авторы турында җентекле мәгълүматлар, булырга тиеш. Конкурс материаллары кире кайтарылмый һәм рецензияләнми. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2013 елның 20 декабрьләрендә булачак. Тантананы үткәрү вакыты һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Конкурс турында Нигезләмә белән ТР Икътисад министрлыгы, ТР кеше һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциацияләре, ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм ТР Журналистлар берлеге сайтларында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларга конкурс үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ
Гомуми нигезләмәләр
1.Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларга конкурс (моннан соң “Конкурс”) кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүне яктыртуны активлаштыру, эшмәкәрлек эшчәнлеген популярлаштыру, эшмәкәрләрнең уңай образын формалаштыру максатында үткәрелә. 2. Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (моннан соң – министрлык). Конкурс Татарстан Республикасы Журналистлар Берлеге белән бергә үткәрелә. 3.Татарстан Республикасы Журналистлар Берлеге конкурс материалларын җыюны, конкурсны мәгълүмат белән алып баруны тәэмин итә, жюри эшен оештыра, бина бирә. Министрлык җиңүчеләрне бүләкләүне тәэмин итә. Конкурсны оештыруга Министрлык Татарстан Республикасының башка оешмаларын да җәлеп итә ала. 4. Конкурста юридик һәм физик затлар, барлык милек формасы массакүләм мәгълүмат чаралары җурналистлары катнаша ала. Конкурска журналист эшләре һәм басма, электрон, Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары медиа-проектлар кабул ителә. Кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларын яктыртудан тыш, материалларда инфраструктураны һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүнең башка формаларын үстерүнең уңай мисаллары чагылдырылырга тиеш. 5. Конкурсның жюри составы эшмәкәрләр, икътисад журналистикасы өлкәсендәге белгечләрдән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләреннән төзелә. Жюри рәисе жюри утырышында сайлана. Тавыш бирү тәртибе жюри әгъзалары тарафыннан раслана.
Журналистлар конкурсы номинацияләре
1. Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын). 2. Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын). 3. Радио-телевидение массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең яктыртылуы (призлы 3 урын).
Конкурста катнашу шартлары һәм тәртибе 1. Конкурска 2013 елның 1 гыйнварыннан 2013 елның 1 декабренә кадәрге чорда бастырылган эшләр кабул ителә. Материалларның төп нөсхәләрен түбәндәге адрес буенча җибәрергә: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге). Контакт телефоны: 89172 232 93 22. 1. Гаризаларны кабул итүнең соңгы срогы – 2013 елның 12 декабрендә кичке 6га кадәр. 1.Конкурста катнашу өчен конкурс комиссиясенә түбәндәге документларны тәкъдим итәргә: – гариза (расланган форма буенча); Конкурска китерелә торган эшләр (басма, урнаштырылган һәм аудио-видео материалларының күчермәләре). Гаризалар һәм конкурс материаллары жюрига тапшырыла. Оештыру комитеты һәм жюри конкурста катнашу өчен конкурста гариза бирмәгән авторларның материалларын тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гариза бирүченең конкурста катнашуга гаризасы конкурс тәмамланырга 6 көннән дә соңга калмыйча алынырга мөмкин. Конкурска җибәрелгән материаллар конкурсның жюри әгъзаларында кала. Конкурс эшләреннән конкурс архивы формалаша, ул министрлыкка саклау һәм конкурсантларның авторлык хокукларына зыян китермәүче коммерция булмаган максатларда файдалану өчен тапшырыла.
Җиңүчеләрне бүләкләү
1.Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү өчен акчаны Министрлык бүлеп бирә. 2. Конкурс үткәрелә торган номинацияләрнең һәркайсында җиңүчеләр беренче дәрәҗә өчен – 40 мең сум, икенче дәрәҗә өчен – 30 мең сум, өченче дәрәҗә өчен 20 мең сум күләмендә акчалата премия алалар. 3. Игълан ителгән номинацияләрдә җиңүчеләргә беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге конкурс лауреаты Дипломнары тапшырыла. 4. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2013 елның декабрь азагында булачак. Төгәл көне, урыны һәм вакыты турында өстәмә рәвештә конкурста һәр катнашучыга телефон аша яки гаризада күрсәтелгән электрон почта адресы буенча хәбәр ителәчәк.
Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларның дүртенче республика конкурсында катнашуга гариза
Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектларның дүртенче республика конкурсы премиясе алырга минем материалларымны–––––––––––––––––––––––––––––– тәкъдим итүегезне сорыйм (авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме яки массакүләм мәгълүмат чараларының исеме)
Авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме: Туган көне: Эш урыны: Вазыйфасы: Яшәү адресы: Контакт телефоннары: Email: Конкурс эше турында мәгълүматлар: (басманың исеме, радио- һәм телепрограммалар, материалның исеме, чыгу көне, Интернет-сылтама) |