Просторная урамында 27 фатирлы яңа өйне тапшыру

2013 елның 13 декабре, җомга

Кичә кешеләргә “Ипотека буенча өй төзү“ федераль программасы буенча төзелгән 27 фатирлы өйнең ачкычлары тапшырылды. Бу өйдә яшь гаиләләрдән тыш,  ике ятим һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бер кешенең улы күчте. Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков өй төзүчеләргә рәхмәт әйтте, аларга истәлекле бүләкләр һәм яңа өйнең ачкычларын тапшырды. Кешеләр үзләре билгеләп үткәнчә,  бу – Яңа елга искиткеч әйбәт бүләк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International