Бәйрәм белән!

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

– Иртәгә РФ Конституциясе – илнең төп Законы кабул ителүгә 20 ел тула. Конституциянең төп идеясе  дәүләтнең кешеләргә хезмәт итәргә тиешлегеннән гыйбарәт. Һичшиксез, анда игълан ителгән хокук һәм иреккә ирешү һәркемнең шәһәре, районы һәм тулаем Россиянең икьтисадый хәлен ныгытуга бәйле. Моңа бары тик үзара аңлашуга һәм килешүгә омтылып кына ирешеп була. Шуңа күрә безнең бурыч – Конституция нигезендә гомуммилли байлыкларны саклап һәм хөрмәт итеп яшәү, алар нигезендә тотрыклы, хокукый дәүләт төзү.

Хөрмәтле алексеевскилылар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Иртәгесе көнгә ышаныч, иҗади уй-ниятләр һәм аларның тормышка ашуын, сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International