Бүген Сахаровка һәм Биләрдә ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды, аларда полициянең участок пункты һәм полициянең участок вәкиленең торак бинасы урнашачак.
Тантаналы чарада катнаштылар: Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Рафаил Вәли улы Гыйльманов, район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шушы өйләрне төзүдә актив катнашкан төзү оешмалары җитәкчеләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең эшләүчеләр составы.
Котлау сүзе белән Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Константинович Козонков чыгыш ясады. Ул полициянең участок вәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Мишанин Алексей Викторовичка сәламәтлек, иминлек, эшендә уңышлар, күңел күтәренкелеге теләде. Чыгыш ясаганнан соң район башлыгы аңа комплексның административ-торак йорты ачкычын тапшырды.
Полиция генерал-майоры Гыйльманов Р.В. участок вәкилен котлады һәм аңа «Нива» хезмәт машинасы ачкычын тапшырды.
Полициянең участок вәкилләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен матди яктан тәэмин итү һәм социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: Козонков Владимир Константинович - Алексеевск муниципаль районы башлыгы; Абакумов Анатолий Николаевич – инфраструктур үсеш буенча Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары; Леденцов Николай Иванович – «Инженерлык челтәрләре» ЧҖҖ генераль директоры; Вәлиев Әнвәр Сәлимҗан улы – «РАФ»ЧҖҖ директоры.
Йомгаклау сүзе белән полициянең участок вәкиле, полициянең өлкән лейтенанты Мишанин Алексей Викторович чыгыш ясады.
«Хөрмәтле иптәш министр, район хакимияте башлыгы һәм хөрмәтле кунаклар! Миңа эшләү һәм гаиләмә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырганыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Миңа күрсәткән ышанычыгыз – әлеге участокта хезмәт итү ышанычы өчен бик рәхмәтлемен һәм аны акларга тырышачакмын».