Бүген сәгать 11дә район Советының утырышлар залында “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясе Алексеевск җирле бүлекчәсе XXI конференциясенең икенче этабы булды, аның эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1. “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе җирле сәяси Советы составындагы үзгәрешләр турында
2. “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең XIV съездының эш йомгаклары һәм 2014 елга партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе алдында торучы бурычлар турында.
3. РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясе депутатларының үзара бәйләнеше турында Килешү төзү һәм гамәлгә ашыру турында.
Беренче мәсьәлә буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре Владимир Козонков тыңланды.
Чыгыш ясадылар:
1. Сафиуллина Елена Юрьевна – хисап комиссиясе рәисе.
Икенче мәсьәлә буенча партиянең XIV съезды делегаты Липужина В.Н. тыңланды.
Чыгыш ясадылар:
1. Козонков Владимир Константинович - партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе секретаре.
Өченче мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасыдепутаты Хәйруллин А.Н. тыңланды.
Чыгыш ясадылар:
1. Зверев Михаил Борисович - “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясенең Алексеевск муниципаль районындагы җитәкчесе.
Депутатлар тарафыннан РФ Дәүләт Думасында, ТР Дәүләт Советында һәм Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча вәкиллекле органында “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясе депутатларының үзара бәйләнеше турында Килешүгә кул куелды.
Ахырдан «Инженерлык челтәрләре»ААҖ мастеры Храмушкин Вадим Сергеевич, Ветберләшмә начальнигы Хәйбуллин Харис Хәмит улы, Новоспасск авыл мәдәният йорты директоры Мынова Валентина Алексеевна партия билетлары белән бүләкләнделәр.
В.Н. Липужина Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск район Советы депутаты Вәлиева Илһамия Харис кызына “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын язу бүлеге начальнигы Сөниева Энҗе Җәүдәт кызы да “Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен“ медале белән, “БЕРДӘМ РОССИЯ” ярдәм итү фонды партиясенең Алексеевск җирле филиалы директоры Сафонова Наталья Владимировна Татарстан төбәк бүлекчәсе сәяси Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
В.К. Козонков Татарстан Республикасы Алексеевск нотариаль округы нотариусы Орещенкова Лариса Анатольевнаны партиянең абруен күтәрүгә шәхси өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде.