Чакырылган кунаклар: Ибәтов М.Ф. – район прокуроры, Татарстан Республикасы Президентыныңтерриторияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Тимербулатов Р.Р., авыл җирлекләре башлыклары
Эш көне тәртибе:
1. Алексеевск муниципаль районында террорчылыкка каршы якланганлыкның торышы турында
2. Уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә террорчылыкка каршы якланганлыкның торышы турында
1. Тыңландылар: Турушкин В.И. – Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы, ул катнашучыларны Алексеевск муниципаль районында террорчылыкка каршы хәл белән таныштырды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән бергә түбәндәгеләрне эшләргә:
-экстремистлык эшчәнлеген булдырмауга, шул исәптән экстремистлык эшчәнлеген тормышка ашырырга булышучы сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауга һәм шуннан соң бетерүгә юнәлдерелгән профилактик чараларны көчәйтергә;
- халык арасында җирлек, район эчке эшләр бүлеге җитәкчеләренең рөхсәтеннән башка таныш булмаган гражданнарга вакытлыча яшәү өчен торак бирүгә юл куймау турында аңлату эшен көчәйтергә;
- гражданнарның уяулыгын күтәрүгә һәм гадәттән тыш хәл булган очракта аларның эш-гамәлләрен аңлатуга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда чаралары үткәрергә;
- торак секторлар, подваллар, чарлаклар һәм буш торучы биналарны тикшерү буенча рейдлар үткәрергә;
- массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль яктан әһәмиятле объектларда урнаштыру өчен экстремистлык эшчәнлеген булдырмауга юнәлдерелгән белешмәлек эшләргә;
- аеруча мөһим һәм куркыныч объектларны, шулай ук тереклекне тәэмин итүче объектларны һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны террорчылык характерындагы янаулардан саклауга юнәлдерелгән чараларны көчәйтергә;
- Алексеевск муниципаль районының урман зонасын тикшерү буенча урман каравылчыларының анда чит һәм шикле кешеләр яшәмиме икән дип күзәтеп һәм барлык очраклар турында шунда ук хокук саклау органнарына ашыгыч төстә хәбәр итеп торуларын оештырырга.
2. Тыңландылар: Кәбиров Р.Р. – Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы.Алексеевск муниципаль районы территориясендәге объектлар исемлеге нигезендә март аена 56 белем бирү учрежденисе бар: шуларның 31е – балалар бакчасы, 25е – урта гомуми белем бирү мәктәбе, 1 - аграр колледж. Полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән шулардан 3 гомуми белем бирү мәктәбе, 5 балалар бакчасы, 1 мәктәп-балалар бакчасы җиһазланган, видеокүзәтү юк. Шулай ук полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары белән «Кайгырту» приюты, йөзү бассейны, «Асылбикә» сәүдә йорты һәм «Карусель» базары җиһазланган. Полициянең ашыгыч чакыру кнопкалары һәм видеокүзәтү белән «Алексеевск үзәк район хастаханәсе», картлар интернат-йорты, аграр колледж та җиһазланды.
КАРАР ИТЕЛДЕ: Әлеге мәгълүматны игътибарга алырга.
1. Р.Р. Кәбировка – белем бирү учреждениеләренең үткәрү режимы, уяулыкны көчәйтү буенча район белем бирү учреждениеләре укытучылар коллективлары белән инструктаж үткәрергә.
2. И.А. Фәхретдиновка, А.В. Трошинага – уяулыкны көчәйтү буенча персонал белән инструктаж үткәрергә.