Геройлык мирасы буыннан-буынга тапшырыла.

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Сугыш турында без мәктәп дәресләрендә беләбез, китаплардан укыйбыз, фильмнар карыйбыз, өлкән туганнарыбызның истәлекләрен тыңлыйбыз. Маршал Георгий Жуков, легендар партизанка Зоя Космодемьянская, батыр очучы Михаил Девятаев, фидакарь танкист Николай Гастелло кебек бөек шәхесләр белән горурланабыз. Бу исемнәр һәйкәлләрдә, мемориалларда, урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән.

Ләкин танылган геройлардан тыш, батырлыклары һәм чыдамлыгы илне һәлакәттән коткарган меңләгән гади солдат та бар иде. Шундый геройларның берсе-Яруллин Габделхәй (Хәй) Ярулла улы. Аның тормышы һәм батырлыклары гаилә хәтеренең бер өлешенә әверелде.

КФУның "Н.И.Лобачевский исемендәге лицей" ның 6 класс укучысы Яруллина Әминә иншасы:

«Һәр гаиләнең үз герое. Безнекендә-минем бабамның әтисе Яруллин Габделхәй (Хәй) Ярулла улы. Ул 1901 елда Олы Тигәнәле авылында туган.  1939 елда Куйбышев өлкәсенең Сур бистәсендә сөт сәнәгате механика-технология техникумының 4 курсын тәмамлый. Биләр сөт заводында технолог булып эшли. 1942 елның 10 ноябрендә 22 нче укчы дивизиясенең 65 нче гвардия укчы полкына гвардия рядовой званиесендә телефонист булып Саба РВК тарафыннан мобилизацияләнә. Күп кенә хәлиткеч сугышларда катнаша. Менә безгә килеп җиткән кайбер мәгълүмат:

«Яруллин Хәй Смоленск өлкәсенең Елнин районы 233.3 биеклеге өчен сугышта, полк командирының күзәтү пунктында туктаусыз пулемет һәм миномет уты астында булып, өч тәүлек дәвамында дивизия белән элемтәдә тора һәм 40 тан артык телефон элемтәсен өзүне төзәтә». Шуның өчен «Сугышчан казанышлары өчен»медале белән бүләкләнә.

«Телефонист Яруллин Хәй Латвия ССР Каюава авылы янындагы сугышларда дошманның көчле уты астында телефон элемтәсенең 20гә кадәр өзелүен бетерде, рота командирларының батальон командиры белән өзлексез элемтәсен тәэмин итте. "Батырлык өчен"медале белән бүләкләнгән.

Габделхәйнең бабабызның 9 баласы булган, хәзерге вакытта 4 кызы исән. Алардан мин аның үз балаларына сөйләгән сугыш турындагы кайбер тарихларын белдем.

Габделхәйнең истәлекләреннән: «Мин һәм берничә солдат пушканы бау белән алгы сызыкка тарттык. Солдатлар үтеп киттеләр, ә пушка астында мина шартлады. Барысын да таратып бетерде, мине туфрак күмде, башым гына күренеп торды. Саперлар килгәч, мине казып чыгардылар да госпитальгә озаттылар. 1944 елның март-апрелендә госпитальдә ята, битенә һәм күкрәгенә мина кыйпылчыклары белән яралана, шулай ук контузия ала».

Шулай ук аның сөйләгәннәреннән: «Элемтә юк, димәк, чыбык өзелгән. Катушканы окоптан алам да, өзекне табар өчен, салынган кабель яныннан йөгерәм. Ишетәм, янәшәмдә пулялар сызгыра башлый, үлгән солдатлар янына егылам. Атудан туктагач, сикереп торам да йөгерәм алга таба»

Сугыш елларында ул берничә тапкыр яралана. Аның хәрби билетында аның кайбер җәрәхәтләре язмалары бар. Минем бабамның әтисе исән-сау кайтып, җиңүне күргән бәхетле кешеләрнең берсе. Саба районының «Алар җиңү белән кайттылар» китабының 375 битендә аның турында мәгълүматлар бар. Бабамның әтисе1981 елда вафат була.

Бүгенге көндә Россиядә яшәүче ветеран-фронтовиклар 7 меңгә якын. Вакыт мәрхәмәтсез, сугыш буыны, безнең иске гвардиябез, Җиңү һәм тыныч күк алып килгән сакчыларыбыз китә. Ләкин алар турында хәтер китми, ул безнең йөрәкләрдә кала. Буыннан-буынга безнең герой-бабаларыбызның батырлыклары турында хикәяләр, тарихлар тапшырылганчы, алар турында хәтер яшәячәк.  Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International