Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
“Без республика өчен авыр йөк түгел”
2013 елның 8 ноябре, җомга
Киңәшмә башында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева аудиторияне күрсәткечләр белән таныштырып үтте һәм анализны узган елның шул ук чорында килеп туган хәл белән чагыштырып ясады. Укучыларыбыз газетаның киләсе саннарының берсендә хәбәрчебез әзерләячәк икътисадый күзәтү белән танышачаклар.
Аннары сүзне Владимир Козонков алды. Ул республика җитәкчелегенең муниципалитетлар белән үзара мөнәсәбәтләре стиленең ничек үзгәрүен билгеләп үтте. Хәзер барысы да югары дәрәҗәдәге түрәләрнең шәхси кабул итүләрендә хәл ителми. Дәүләт программалары бар, аларның сыйфаты һәм вакытында үтәлеше югарыда әйтелгән мөнәсәбәтләрне билгели. Ә андый программалар ике дистәләп. Әгәр нинди дә булса программада район “буксовать” итсә, бу юнәлештә киләчәккә җитәрлек финанслауга өмет итеп булмаячак. Менә шуңа күрә муниципаль берәмлекләр, киеренке эшкә “җигелеп”, үзләрен республика финанс ярдәме бе-лән тәэмин итәргә тырышалар. “Әгәр районнар рейтингын әлеге программаларның үтәлеше буенча анализласаң, безнең күрсәткеч начар түгел. Без республика буенча артык йөк булып тормыйбыз, – диде район башлыгы. – Аларның күбесе эшләнде инде. Якын арада Сахаровкада һәм Биләрдә полиция участковыйларының өйләре файдалануга тапшырылачак, аларда хакимият вәкилләре кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен генә кабул итеп калмаячаклар, ә гаиләләре белән дә яшәячәкләр. Социаль ипотека буенча төзелүче 27 фатирлы өй тапшыруга әзерләнә. Районда алексеевскилыларның тормышын яхшырту өчен күп эшләнә. Якындагы өч елда җимерек өйләрдән кешеләрне күчерү программасы кысаларында 42 гаилә лаеклы торак алачак.
Боларның барысы хакында да сессияләрдә депутатлар сөйләячәк. Иң мөһиме шул – киләсе елга инде районның күп кенә промышленность һәм төзү предприятиеләре өчен гарантияләнгән эш күләмнәре бар. “Районның тагын да үсүе өчен икътисадый нигез бар”, – дип йомгак ясады Владимир Козонков.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Алексеевск районында «Единство талантов» муниципаль үзешчән иҗат конкурсына старт бирелде
Чара Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, бу төрле милләт кешеләре арасында дуслык һәм татулыкның кыйммәтен ассызыклый.
Алексеевск районында язгы кыр эшләре кыза бара
Алексеевск муниципаль районы хуҗалыкларында язгы чәчү кампаниясе дәвам итә.
22
апрель, 2026 ел
Декларация кампаниясе тәмамланганчы-атнадан бераз артык
3-НДФЛ декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк, ә салымны 15 июльгә кадәр түләргә кирәк.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү башланды
Ил Президенты Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте – ул 21 апрельдә башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз