Киләчәк юнәлеше

2024 елның 8 ноябре, җомга

"СинЭнергия" яшьләр үзәгендә Алексеевск муниципаль районы башлыгы кубогына фиджитал-уеннар буенча турнир узды.

Безнең районнан «Алекс Кибер» командасы, Биләрдән «Юнармеец» командасы чыгыш ясады. Анда шулай ук Әлки һәм Лаеш районнары командалары да катнашты.

Турнир Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Ул ике этаптан торды: Counter-Strike 5x5 киберярышы һәм пейнтбол уеннары. Беренче этап киберкиңлектә, ә икенчесе Чистайда пейнтбол мәйданчыгында узды.

Чараны Алексеевск районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт, туризм һәм балигъ булмаганнарны профилактикалау бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов ачты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын — Лаеш районы «Белогорье » командасы;

2 урын-Алексеевск районы «Алекс Кибер»;

3 урын-Биләр «Юнармеец»;

4 урын-Әлки районы «Актай».

Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов турнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлады. Ярышлар яшьләргә киберспорт һәм пейнтбол буенча үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде, шулай ук команда рухын һәм төрле районнардан килгән катнашучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итте.

Фиджитал-спорт-ул яшьләр арасында популярлаша барган яңа юнәлеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International