4 ноябрьдә Россиядә мөһим дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Бу көн безгә 1612 ел вакыйгаларын искә төшерә, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә, Болганчык вакытка чик куя. Бу вакыйга гомуми куркыныч алдында халыкның бердәмлеге һәм берләшү символына әверелде.
Алексеевск районында да бу бәйрәм игътибарсыз калмады. Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Сәхнәдән җырлар яңгырады, биюләр һәм зур булмаган күренешләр күрсәтелде, алар җәмгыятьтә бердәмлек һәм татулыкның мөһимлеге турында сөйләде. Бер урынга районның төрле мәдәнияте вәкилләре җыелган: руслар, татарлар, мордвалар, чуашлар, керәшеннәр һәм башкалар. Мондый концертлар авыл җирлекләрендә дә булды.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Алексеевск аграр көллияте студентлары Татарстан халыкларының кулинар традицияләре фестивале оештырдылар. Чарага республика территориясендә яшәүче төрле халыкларның кулинария традицияләре турында күбрәк белү өчен студентлар, укытучылар һәм кунаклар килде.
Студентлар милли ризыкларның ничек әзерләнүе турында горурланып сөйләделәр, аларның тарихы һәм халык мәдәниятендәге әһәмияте белән уртаклаштылар. Кунаклар өчпочмак, чәкчәк һәм гөбәдия кебек татар ашларын гына түгел, ә республикада тәкъдим ителгән башка халыкларның-чуаш, мордва, керәшен, таҗик, әзәрбайҗан ризыкларын да татып карый алдылар.
Мондый мәдәни алмашу төрле милләт студентлары арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә. Фестиваль уртак аш белән тәмамланды, анда катнашучылар үз куллары белән әзерләгән ризыкларның тәмен татып карадылар. Оештыручылар мондый чараларның Татарстан халыкларының кулинария традицияләрен саклау һәм популярлаштыру өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Урманасты Шунталы авылы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көнендә МХО катнашучысы белән очрашу булды. Ике ел элек Айдар өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде. Хәзер хәрби туган авылына кайтты- аның кыска вакытлы ялы . Ул мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашырга вакыт тапты. Студентлар һәм мәктәп укучылары кунакка бик күп сораулар бирделәр, аларны барысы да кызыксындырды: кайда яшиләр, нәрсә белән тукланалар, кораллары нинди, бронежилетлары күпме авырлыкта, посылкалар һәм балалар хатлары алалармы һәм башкалар. Барлык сорауларга да ул җентекләп җавап бирде, кайдадыр шаяртып җавап кайтарды. Иң мөһиме-көрәшченең уңай кәефе. Бу бик мөһим. Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.