Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм инвестицион проектларга экспертиза бүлеге башлыгы Дмитрий Алексеев авыл хуҗалыгы өлкәсендә проектны гамәлгә ашыручы компания делегациясе белән очраштылар. Проектның гомуми бәясе 628,968 млн сум тәшкил итә. Аларның уйларын тормышка ашыруның фундаменталь мәсьәләләре буенча киңәшмә Тукай районы башкарма комитеты башлыгы Айрат Хәбибуллин катнашында узды.
Моннан тыш, Дмитрий Алексеев һәм инвестиция проектларына ярдәм итү һәм аларны озата бару бүлеге җитәкчесе Олеся Нигъмәтҗанова Татарстан Республикасы Лаеш районы башкарма комитеты белән киләчәктә әлеге районда планлаштырылган ике инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча онлайн киңәшмә уздырдылар. Гамәлгә ашыру өлкәсе - рекреацион (Балык тоту ресторан-кунакханә комплексын һәм ял итүнең туристлык базасын төзү).