ТР ИҮА башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген эшлекле берләшмәләр инициативасы федераль дәрәҗәдә ишетелеп кенә калмыйча, төрле инструментлар рәвешендә дә тиз арада гамәлгә ашырылырга мөмкин. Мәсәлән, шушы көннәрдә Мәскәүдә тәкъдим ителгән Россиянең инвестицион картасы зур җавап уятты.
Талия Миңнуллина бүген "Эшлекле Россия"Татарстан төбәк бүлекчәсенең ачык чарасында чыгыш ясады.
Талия Илгиз кызы чыгышында Регинвестстандарт элементлары, Россиянең инвестицион картасы, инвесторлар өчен санлы сервислар: «Татарстан инвестицияләрен контрольдә тоту» мәгълүмат системасы, инвесторларга ярдәм итү чаралары калькуляторы һәм киләчәк чаралар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, декабрьдә ТР ИҮА эшлекле визит белән «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репик булды. Ул Татарстанның инвестицион командасы эшен югары бәяләде https://t.me/tidanews/3933