Алексеевск үзәк китапханәсендә Алексеевск районында туган һәм гомер буе яшәгән талантлы шагыйрь Александр Николаевич Бочкарев истәлегенә багышланган әдәби кичә узды.
Александр Николаевичның вафат булуына өч ел чамасы вакыт үтте инде. Бу очрашуга аның дуслары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары һәм улы Евгений килгән.
Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең иҗат дөньясына чумдылар, аның тормышы һәм әсәрләре турында күбрәк белделәр. «Слово» әдәби клубы шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыдылар һәм аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Александр Бочкарев шигырьләреннән яраткан юлларын башка катнашучылар да укыды.
Юеш Көрнәле авылыннан Гүзәл Нәҗметдинова җитәкләгән «Тавышлар станциясе» инструменталь ансамбленең музыкаль бүләге кичәне аеруча рухландырды.
Александр Николаевич истәлегенә «Поэтическая душа»исемле иҗади рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар зур илһам һәм фантазия белән шагыйрьнең шигырьләреннән образлар җанландырылган картиналар иҗат иттеләр.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде. Ә призлы урыннарны алган иң яхшы өч эш канцелярия товарлары кибетенә сертификатлар белән билгеләнде. Алар: Садовникова Дарья (3нче урын), Турнина Анна (2нче урын) һәм Ольнев Кирилл (1нче урын).
Александр Николаевичның улы атасын искә алганнары өчен җыелышта катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде.
«Мин үз әтием турында чиксез сөйли алам. Ул бай иҗади җанлы кеше иде. Нәрсә белән шөгыльләнүенә карамастан, һәрвакыт үзе белән карандаш һәм блокнот йөртә иде. Аның янына кызыклы фикерләр килгәндә, ул, илһамны югалтмас өчен, барлык эшләрне кичектереп куя һәм аларны язып бара иде. Бигрәк тә әнием Галина Александровнаны билгеләп үтәсем килә, ул һәрвакыт аның иҗатын хуплады, аңлады һәм аңа үсәргә ярдәм итте. Минем әти педагог иде, армиядә хезмәт иткәннән соң мин дә аның эзе буенча барырга булдым. Без әти һәм ул гына түгел, якын дуслар һәм хезмәттәшләр дә идек. Без күп аралаштык, һәм ул киткәннән соң минем тормышымда бушлык барлыкка килде. Миңа ул бик җитми», - диде Евгений Бочкарев.
Әдәби кичә Александр Бочкаревның талантына һәм мирасына хөрмәт билгесе булды. Ул шагыйрь һәм аның иҗаты турындагы истәлекне сакларга, шулай ук аның әсәрләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Искәртәбез, Александр Бочкарев 2022 елның 9 февралендә вафат булды. Ул әдәби җәмгыятьнең күренекле вәкиле һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы иде. Алексеевск районының Гурьевка авылында яшәде. Гурьевка сигезьеллык һәм Ялкын урта мәктәпләрендә тарих укытучысы, завуч, директор булып эшләде. Шагыйрьнең чын иҗат тормышы, шигырьләрен 15 яшендә яза башласа да, олы яшьтә башлана.