Алексеевскида үзмәшгульләр өчен конкурс башланды

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты 2024 елда Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар алу хокукына конкурс игълан итә.

Грант түбәндәге чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә бирелә:

- һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең һөнәри эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле җайланмалар һәм техника сатып алу;

- продукция җитештерү яисә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле комплектлау детальләре һәм чимал өчен, аларны китерү буенча транспорт чыгымнарын да кертеп, түләү;

- белем бирү курслары буенча укыту чыгымнары;

- программа тәэминаты сатып алу;

- һөнәри керемгә салым түләүчеләр эшчәнлеген рекламалау хезмәтләре өчен түләү, шул исәптән социаль челтәрләрдә, «Һөнәри керемгә салым»салым режимын кулланучы юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар белән килешүләр буенча түләү;

- «Һөнәри керемгә салым»салым режимын кулланучы юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар белән килешүләр буенча һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең һөнәри эшчәнлеге өчен кирәкле персональ сайтны эшләү хезмәтләре өчен түләү;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү (авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын үрчетү максатында сатып алу, терлекчелек биналары төзү).

Конкурс комиссиясе әгъзалары куйган баллар суммасы буенча иң күп күрсәткеч җыйган 5 гариза конкурста җиңүче дип таныла. Суммар приз фонды 500 мең сум, һәр җиңүчегә 100 мең сум.

Гариза һәм аңа беркетелә торган документлар кәгазьдә турыдан-туры Башкарма комитетка тапшырыла яисә почта аша түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 422900, Татарстан Республикасы, Алексеевск муниципаль районы, штб Алексеевск , Совет мәйданы, 3 нче йорт, 214 нче кабинет.

Гаризалар кабул итә башлау датасы – 2024 елның 25 октябре 08 сәгать 00мин.;

Гаризалар кабул итүнең тәмамлану Датасы-2024 елның 25 ноябре 17 сәг.00мин.

Конкурс турында өстәмә мәгълүмат һәм заявка формасы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында "Проектлар, конкурслар, аукционнар" бүлегендә урнаштырылган. https://alekseevskiy.tatarstan.ru/predostavlenie-grantov-v-forme-subsidiy-iz-5926229.htm

 

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84341)23962, 89270311595.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International