Коры Көрнәле авылында 142 кг авырлыктагы гигант кабак үстергәннәр.
Шунысы игътибарга лаек, аның хуҗабикәсендә бу кабак үстерүнең беренче тәҗрибәсе, һәм шундук шундый нәтиҗә. Виктория Фесай үз бакчасында шундый мул уңыш үстергән. Ул үзе тумышы белән Казаннан. 5 ел элек йорт салу өчен җир сатып алырга һәм табигатькә якынрак күченергә уйлаган. Соңрак бакчачылык һәм яшелчәчелек белән актив шөгыльләнә башлый. Үз участогында җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләр үстерә. Виктория үзмәшгуль, фотога төшерү белән шөгыльләнә. Ә бакчачылык-аның яраткан хоббие.
Интернет киңлекләрендә аңа гигант яшелчәләр үстерү турында пост эләккән. Кызыксынып, ул гигант кабак үрчетүчеләр клубына керә һәм «Кабак батл — Агрорекорд 2024» конкурсында катнашырга була.
«Бу минем кабак, өстәвенә гигантлар үстерү буенча беренче тәҗрибәм булды. Мин клубта катнашучылар һәм аны оештыручылар белән аралаштым, узган елгы ярышлар призерыннан орлыклар сатып алдым һәм катнашырга булдым. Конкурсның төп критерийларыннан берсе химик ашламалар булмау иде. Натуральләрен генә кулланырга мөмкин иде. Килеп чыккан яшелчәләр тәмле генә түгел, экологик яктан да чиста булсын өчен», - дип сөйли Виктория.
Ләкин гигант кабак үстерү җиңел булмады. Кабакның беренче 4 орлыгы үсентегә апрельдә утыртыла. Алар бик яхшы яшәп киттеләр һәм 18 майда ачык грунтка утыртылдылар. Чокырга ашлама сыйфатында балык оны һәм көл өстәгәннәр. Берничә көннән соң төнге кыраулар башланды, һәм бөтен кабак туңды. Виктория өметсезлеккә бирелми, ә конкурста катнашуын дәвам итәргә була һәм яңа үсенте үстерә, орлыкларны ул запас белән сатып алган була. Июнь башында Atlantic Giant сортлы кабакның яңа партиясе туфракка утыртыла. Утыртканнан соң берничә атна узгач, аның яфракларын каргалар чукый башлый. Аларны чәчүлекләрне саклап куарга туры килә. Аннары тагын бер-ике атнадан коеп яуган яңгырлар башлана, шуның аркасында кабакны өзгәли башлый. Шулай да, барлык кыенлыкларга да карамастан, аларның берсен саклап кала ала. Җәй ахырына кызгылт сары төстәге кабак инде 80 килограммнан артык җыйган. Төнгә аны, туңмас өчен, йокы капчыгы белән каплаганнар, ә көндез актив су сипкәннәр. 27 сентябрьдә кабак киселде һәм аны үлчәделәр. Аның авырлыгы 142 кг. Виктория Фесай конкурста җиңә алырмын дип өметләнмәгән, чөнки аның беренче партия кабагы һәлак булган, ә бу конкурста җиңгән кабакның авырлыгы 500 кг чамасы булган. Әмма кызның максатчанлыгы халыкара конкурсны оештыручылар тарафыннан билгеләп үтелә, һәм ул кабак үрчетүче-гигантоводлар клубыннан «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңүче булды.
Үстерелгән кабакны кайнатма, соклар әзерләү һәм туңдыру өчен кулланганнар. Кабакның бер өлешен күршеләргә өләштеләр.
Виктория әйтүенчә, аны гигант яшелчәләр үстерү бик кызыксындырган һәм киләсе елга ул шулай ук конкурста катнашуга гариза бирергә һәм кабак һәм ташкабак утыртырга планлаштыра.
Алексеевск районында «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды.
«Көзге каникуллар» профилактик чарасы Алексеевск районында 21 октябрьдә башланып китте һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнур Зиннәтуллин.
Мәгариф учреждениеләрендә тематик дәресләр, әңгәмәләр, викториналар һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча конкурслар узачак.
Моннан тыш, бу чорда шәһәр юлларында контроль көчәйтеләчәк. Беренче чиратта машина йөртүчеләрнең тизлек режимын, җәяүлеләр кичүләрен узу кагыйдәләрен, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итәчәкләр.
Алексеевскида «Тоннель» операциясе узачак
24 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» профилактик чарасы үткәрәчәк.
«Тоннель» операциясе — машина йөртүчеләрнең тупас административ хокук бозуларын массакүләм ачыклау буенча даими чара.
Чара Алексеевский урамнарында планлаштырылган.
«Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм бер – берсенә хөрмәт белән карарга киңәш итәбез», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Зиннәтуллин.