Чудество конкурсы

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Алексеевск беренче мәктәбендә башлангыч мәктәп яшендәге балалар арасында «ЧУДЕТСТВО»  укучылар конкурсының муниципаль этабы узды

Петербург шагыйре, тәрҗемәче һәм балалар язучысы Михаил Давидович Ясновның шигырьләрен балалар бик рәхәтләнеп сөйләделәр. Балаларның чыгышлары якты, эмоциональ һәм уңай булды.

Конкурста 40 тан артык яшь укучы катнашты. 

Конкурсның исеме очраклы гына сайланмаган. «Чудетство»- шагыйрьнең балалар өчен язылган бер шигыре. Анда теләсә кайсы кеше өчен бик мөһим булган берьюлы ике төшенчә - "чудо" һәм "детство"берләшкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International