«Пчелка» балалар бакчасы тәрбиячесе Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы номинациясендә җиңүче булды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф министры Илсур Һадиуллин катнашында «Россия тәрбиячеләре»XII Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы йомгаклары буенча мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогларын бүләкләү тантанасы узды.
«Сәламәтлекне саклый торган белем бирү технологиясе белән эшләүче иң яхшы тәрбияче - профессионал» номинациясендә Юлия Рыдаева җиңүче булды.
Котлыйбыз!