Антоновлар гаиләсе турында безгә район мәдәният йортында сөйләделәр, чөнки бу пар иҗат белән берләшкән.
Лев Николаевич газ хезмәтендә слесарь булып эшли. Төп эшеннән тыш, агачка уеп ясау белән дә мавыга. Аның бу бик яхшы килеп чыга, ул үз эшенең остасы. Аларның йорт тәрәзәләрендәге йөзлекләр үз бизәкләре белән аерылып тора. Нурия Гарәфетдин кызы авыл китапханәсендә эшли һәм эштән буш вакытта өй учагы өчен аксессуарлар ясау белән шөгыльләнә.
Парның ике олы баласы бар: кызлары Карина да яшьтән үк иҗат белән мавыга. Уку елларында ул мәктәп концертларында чыгыш ясый, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Улы Денис балачактан ук бик яхшы рәсем ясый, пешекче-кондитер эшен һөнәре буенча техникум тәмамлаган, ә бүген РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.
Антоновлар Лев Николаевич һәм Нурия Гарәфетдин кызы 16 сентябрьдә бергә яшәүләренең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Без аларны шуның белән котлыйбыз!