Татарстанда ел ахырына 29 сәламәтлек саклау объекты төзелеше һәм 105 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт тәмамланачак.
Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында бара.
«Республикада «Сәламәтлек саклау» милли проектының барлык юнәлешләре дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Шуның нәтиҗәсендә без медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртабыз, пациентларыбызга уңайлырак шартлар тудырабыз», – дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Ел саен «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел сәламәтлек саклауны модернизацияләү» төбәк проекты кысаларында Татарстанда ФАПлар төзелә, капиталь ремонт ясала, медицина оешмалары җиһазландырыла, автотранспорт сатып алына.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите»кебек стратегик үсешенең 10нан артык юнәлешен үз эченә ала.
2024 елның 29 февралендә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» яңа милли проектларын игълан итте.