Районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыеннары башланды. Халык киләсе елда нинди эшкә акча тотарга икәнен хәл итә.
Республика хөкүмәте җыелган акчаларны 4 мәртәбәгә арттыра.
Быел район авылларында 5 км юлга вак таш җәелгән, 1,5 км суүткәргеч төзелгән, чишмәләр һәм парклар , һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр төзекләндерелгән, күпер аша чыгу урыны төзелгән.
Соңгы 5 елда программа ярдәмендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 200 млн. сумнан артык акча җәлеп ителде.