Район мәдәният йортында призывниклар өчен матур конөерт әзерләнгән иде. Булачак Ватанны саклаучыларны карарга район үзәге мәктәпләре укучылары- кадет сыйныфлары укучылары килде. Егетләргә хәер- фатиха сүзләре белән хәрби комиссариат вәкилләре, район җәмәгатьчелеге мөрәҗәгать итте.
Мәсәлән, район хәрби комиссариатының призыв бүлеге началҗнигы Сергей Крюков болай дип билгәләп үтте:
- Озакламый сезнең барыгызга да Ватанн сакларга туры киләчәк, бу хакта сез балаларыгызга һәм оныкларыгызга сөйләячәксез. Ә 23 февраль чын мәгънәсендә сезнең көнегез булачак. Борын заманнан ук, Ватанны саклаган кеше генә чын ир- егет булып саналачак, дип әйтелгән.
Ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков бүгенге солдатларны җиңүчеләр буыны варислары, дип билгеләп уттә:
- Бүген мин сезгә, “Бар иде заманнар”, дип шатланып әйтә алабыз. Без сугыш чоры балалары, авылларыбыз өстеннән самолетлар очып узганын хәтерлибез әле. Ни кызганыч, районыбызда сугыш ветераннары нибары 69 кеше генә калды. Безнең заман узды инде... Бүген залда сау- сәламәт яшьләрнең тиздән илебезне сакларга китәчәгенә сөенеп бетә алмыйм. Боекмагыз, иң мөһиме, сез – исән- сау.
Мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров район хакимияте исеменнән армиягә китүче егетләргә хәерле юл теләп, алексеевскилылар үз бурычларын һәрвакыт намус белән һәм лаеклы үтиләр, дип билгеләп үтте.
Бер елда сез үзегезне күрсәтерсез, физик һәм рухи яктан көчле булыгыз, сезне бернәрсә дә сындыра алмасын.
Дини оешмалар вәкилләре Рөстәм хәзрәт белән Анатолий атакай (Волков) да егетләргә үзләренең фатихаларын бирделәр.
Конөерттан соң булачак солдатлар Мәңгелек ут янында яу кырларында һәлак булган якташларын хөрмәтләп искә алдылар, обелиск янына чәчәкләр куйдылар. Аннары сугышчан дан музеенда Әфганистан һәм Чечня сугышлары ветераннары җәмгыяте рәисе Николай Гордеев хәзерге заманның сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде. Биредә үк, музейда, армиягә китүчеләрнең Белоруссиядән килгән кунак, монашка Мария анакай беләночрашуы булды. Безнең районда православие фестивален оештыручыларның берсе буларак, ул егетләрне яхшы сүзләр белән сәламләде.
Ар. Бараннан Руслан Әхмәтов ххезмәткә яхшы кәеф белән әзерләнә:
- 11нче сыйныфтан соң колледжның беренче курсына укырга кердем һәм армиягә барырга карар иттем. Әти- әнием минем карарымны хуплый. Армиядә сагынмас өчен өйдән бернәрсә дә алмаска ниятлим.
Призывникларның барысы да үзләре белән район биргән беренчекирәк яраклар җыелмасын алып китәчәкләр