Алексеевскилылар "Осталар шәһәре 2024"республика ярминкә-күргәзмәсендә катнаштылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

«Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә «Осталар шәһәре – 2024»авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкәсе узды. Ярминкәдә Татарстан Республикасының 300дән артык мәгариф оешмасы, шул исәптән урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дә катнашты.

Алексеевск районы делегациясе составында районның алты мәгариф учреждениесе: Шәмә, Ромодан, Родники, Ялкын, Лебедино мәктәпләре һәм Алексеевск аграр көллияте үз экспозицияләрен тәкъдим итте.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән җиләк-җимеш һәм консервланган продукция, бөртекле культуралар, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, камыр ризыклары тәкъдим ителде.

Алексеевск районының экспозиция мәйданчыгында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International