Бүген укытучылар атналыгы кысаларында Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды
Тантанада Алексеевск районыннан бу уку елында хезмәт эшчәнлеген башлаган яшь педагоглар, башлангыч сыйныф укытучылары Екатерина Баева һәм Дарья Иванова, шулай ук мәгълүмат - методика бүлеге мөдире Вера Егорова катнашты.
Тантана Татарстан Республикасында 2016 елдан башлап укытучының социаль статусын күтәрү һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри абруен күтәрү һәм үстерү максатында үткәрелә.
Яшь педагоглар педагогик карьерага старт алдыннан ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллиннан хәер-фатиха сүзләре ишеттеләр, педагог антын әйттеләр.
Багышлау тантанасы яшь педагоглар гимнын башкару белән тәмамланды.
Уңышлар, яхшы нәтиҗәләр һәм һөнәри үсеш телибез!