Алексеевск балалар сәнгать мәктәбенә Татарстан Республикасының 6 районыннан медицина хезмәткәрләре җыелды.
26 сентябрьдә урта медицина персоналы өчен «Кече яшьтәге баланы тукландыру һәм үстерү»темасына республика семинары узды.
Анда Алексеевск, Базарлы Матак, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Спас үзәк район хастаханәләреннән шәфкать туташлары, участок шәфкать туташлары, фельдшерлар катнашты.
Чараны «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфаларын башкаручы Фәсахова Альбина ачып җибәрде: «Фән һәм практиканың үз традицияләре бар һәм бүген актив үсештә. Тәҗрибә уртаклашу, һичшиксез, медицина хезмәткәрләренең үсеше өчен мөһим. Ышанам ки, семинар катнашучылар өчен кечкенә яшьтәге балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру эшендә яхшы мәктәп булачак».
Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы хезмәткәрләре Галина Кулакова, Наилә Соловьева, Елена Курмаева, Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәре Ирина Самолина, Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация-консультация үзәге мөдире Петр Горшенин семинарда катнашучылар өчен кечкенә яшьтәге балалар сәламәтлегенең актуаль аспектлары буенча лекцияләр үткәрделәр. Семинар барышында табиблар оялмадылар һәм үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.
Семинарга йомгак ясап, Альбина Фәсахова: «Мондый чаралар медикларның дөньяга карашын киңәйтә, хезмәттәшлекне максат итеп куя», - дип билгеләп үтте.
Семинар тәмамлангач, катнашучылар алынган мәгълүматның мөһимлеген һәм мондый очрашулар уздыруның кирәклеген билгеләп үттеләр.