Алексеевск районында 27-30 сентябрьдә "Тоннель" операциясе узачак

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Операциянең максаты-транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларын ачыклау. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр, кирәкле документлар булу-булмавын, транспорт чараларының торышын тикшерәчәкләр һәм машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышын бәяләячәкләр.

"Тоннель" операциясе билгеле бер вакыт дәвамында үткәрелә торган һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны булдырмау һәм бетерүгә юнәлдерелгән даими чара булып тора, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Илнур Зиннәтуллин. - Мондый операциянең төп максаты-юлларда куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International