Алексеевск районында урып-җыю кампаниясе дәвам итә.
Игенчеләр көнбагышны урып- җыюга керештеләр. Коры эссе һава торышы агрокультураны суктыруга ярдәм итә. Быел чәчүлек мәйданы узган ел белән чагыштырганда арткан һәм 17,5 мең гектардан артык тәшкил итте.
«Алга» ҖЧҖендә урып-җыюга атна башында керештеләр.
«Алга» ҖЧҖ инженеры Әнсар Залаков эшнең барышы турында сөйләде: «Көнбагышны урып-җыю мәйданы 6500 гектар тәшкил итә. 4 көндә 1000 гектарга якын җир эшкәртелде. Кырларда эшләүне 12 комбайн һәм тагылмалы 11 берәмлек автотранспорт тәэмин итә. 5 комбайн һәм 7 КАМАЗ ны яллап җәлеп итәбез. Уңдырышлылык гектардан 28-30 центнер тәшкил итә. Хәзер комбайннар Алексеевск районы читендә, Языково авылы янындагы кырларда урып-җыю эшләрен башкаралар. Бистәдән ерак булуга карамастан, комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне кырда ук 3 тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Комбайннарга ягулык салуны һәм вак сроклы ремонтны да урында башкарабыз. Моның өчен бездә бөтен кирәкле әйбер бар, мобиль техник ярдәм пункты оештырдык. Иң мөһиме-техника эшләсен»
Комбайннар артыннан ук кисү катогы уза, бу камыл калдыкларын, камыл һәм саламны туфракның өске катламнары белән әйбәтләп аралаштырылган бертөрле тереклек катламына әйләндерү өчен кирәк.
Урып-җыюдан соң уңыш складларга, аннары Алексеевск районы территориясендә урнашкан көнбагыш мае җитештерү заводына китә.
Көнбагышны, һава шартларына карап, 3-4 атна дәвамында җыярга планлаштыралар.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әлегә йомгак ясарга ашыкмыйлар. Алда эш аз түгел. Хәзер игенчеләрнең төп бурычы-барлык уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу.