Алексеевск районында көзге культуралар чәчү тәмамланып килә. Чәчү тәмамланырга бер атнадан да азрак вакыт калды.
Игенчеләр график буенча баралар. Чәчүне төгәлләүче хуҗалыкларның берсе - «Алексеевск » ХП. Алар чәчүне 20 августта башладылар һәм аны шимбә көнне үк төгәлләргә уйлыйлар.
Барысы 4,5 мең гектарда «Московская 39»сортлы көзге бодай чәчелде. Бу сорт авыруларга һәм корткычларга бирешми диярлек, шулай ук урып-җыюдан соң яхшы дәрәҗәдә саклануын күрсәтә. Баштарак көзге культуралар өчен 4,5 мең гектар җир бүлеп бирү планлаштырылган иде, әмма эш барышында бу күрсәткечне тагын 500 гектарга арттырдылар.
Эшләр ике сменада бара, ике чәчү комплексы эшли. Ашлык һәм ашламалар салу, шулай ук агрегатларга ягулык салу, вакытны экономияләү өчен, кырда ук башкарыла. Чәчү алдыннан 1 гектарга 80 кг исәбеннән ашлама кертелә.
Техникада тәҗрибәле белгечләр эшли. Александр Коновалов кына да 2 мең гектарга якын чәчкән. Җәй башында Сабантуйда ул "Чәчү батыры" дип юкка гына танылмады. Александр Родники авылында туып үскән. Алексеевск аграр көллиятен тәмамлагач, 18 яшендә авыл хуҗалыгына эшкә китә. 6 ел инде ул үз эшен уңышлы башкара һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә.
Чәчү кампаниясенең уңышлы барышы берничә фактор белән бәйле. Беренчедән, районда туфракны вакытында әзерләү үткәрелде. Икенчедән, хуҗалыкларда кирәкле техника һәм җайланмалар бар. Өченчедән, уңай һава шартлары чәчүне тоткарлыксыз башкарырга мөмкинлек бирде.
Әмма игенчеләр, орлык яхшырак тишелсен өчен, хәзер яңгырлар кирәк, диләр. Коры туфрак бодайның шытып чыгуына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Шул ук вакытта урып-җыю да дәвам итә. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре уңышны җыеп бетерделәр инде, хәзер калган кырларны җыялар. Әгәр һава торышы үзгәрмәсә, киләсе атнада районда көнбагыш җыюга керешәчәкләр. Быел бу авыл хуҗалыгы культурасының муниципалитет өчен рекордлы мәйданын чәчтек, шуңа күрә эш күп әле.