Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2013 елның 18 октябре, җомга
Бәйрәм чарасында Алексеевск  муниципаль  районы  башкарма комитеты җитәкчесе Гыйләҗев Дамир Әмир улы катнашты. Ул Юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга нык сәламәтлек, ипле эшләүләрен һәм бик әйбәт нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде, шулай ук эштә югары уңышларга ирешкәннәре, югары һөнәри осталыклары, тел-теш тидермәслек хезмәтләре өчен юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре: мастер Дермеев Иван Анатольевичны,   автогрейдер машинисты Белкин Владимир Александровичны, скрепер машинисты Баранов Дмитрий Анатольевичны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләде.  
Хезмәттәшләрен бәйрәм белән «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Фоат Вәли улы Валиев та котлады.
– Сезне, меңнәрчә лаеклы һәм хөрмәтле һөнәр ияләре отрядын, бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Бу көнне без үзен игелекле юллар һәм күперләр төзү эшенә багышлаган кешеләрне сәламлибез. Сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, бәйрәм кәефе һәм туган республикабыз хакына яңа уңышларга ирешүегезне телим.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантана зур булмаган концерт белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International