Муниципалитетлар арасында республика конкурсы йомгаклары буенча Войкино һәм Бутлеровка авыл җирлекләре башлыклары Н. П. Шабутдинова һәм И. Л. Хушанова яңа хезмәт автомобильләре алдылар
Җиңүчеләргә ачкычларны Татарстан Рәисе Р. Н.Миңнеханов тапшырды.
«Барыннан да элек һәрберегезгә катлаулы көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Алар урыннарда бик кирәк, сез үз вазыйфаи бурычларыгызны тиз һәм сыйфатлы үти алсын өчен. Муниципаль хезмәткәрләр МХО да катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашалар. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да-ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!