Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында ккарар кабул ителде
2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы МХО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.
«Без барыбыз да сезнең алда бурычлы, егетләр. Үз гомерегезне куркыныч астына куеп, сез Ватанны һәм илебезнең тыныч киләчәген саклыйсыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов МХО хәрбиләре белән очрашуда.
Контрактчылар алачак сумма түбәндәге түләүләрдән тора:
🔹Татарстаннан - 1,3 млн.,
🔹РФ Оборона министрлыгы-400 мең сум,
🔹 муниципалитеттан - 100 мең.
МХО зонасында сугышчылар акчалата түләү ала-аена 210 мең сумнан.
✅ белешмәләр өчен 88434125362 (Алексеевск хәрби комиссариаты)шалтыратыгыз