Өйгә - яңа юл белән

2024 елның 30 августы, җомга

«Кыркүл - Масловка - Ромодан»юлын капиталь ремонтлауның беренче фазасы төгәлләнеп килә.

Юл эшчеләре эшләрнең тиз тәмамлануын тәэмин итү өчен тәүлек буе эшлиләр. Көндез алар вак таш түшиләр, ә төнлә — асфальт түшәмәнең беренче катлавын салалар. Ремонтлана торган участокның гомуми озынлыгы 5,2 километр тәшкил итә.

Сентябрьгә яңартылган юлдан автотранспорт йөрү мөмкинлеге булачак. Ел ахырына кадәр подрядчы трасса буйлап 2 километрдан артык барьер киртәсе һәм кирәкле юл билгеләре урнаштырачак.

Төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү һәм объектны файдалануга тапшыру киләсе елда планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International