Закировлар гаиләсе гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасында катнашты.
24 августта «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивален бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсендә капсула Алексеевск районына тапшырылды.
Гаилә утын ирле — хатынлы Азат һәм Лилия Хәсәновлар тапшырды, ә аны күп балалы Закировлар гаиләсе-Марат һәм Гөлшат кабул итте.
2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Ел символы «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә берләшмәсе булды, аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар. Аннан әлеге ялкын кисәкчеге белән капсулаларны Россиянең барлык почмакларына тапшыралар.
Закировларның нык һәм тату гаиләсе алты кешедән тора: әниләре, әтиләре, өч уллары һәм кызлары. Алар Алексеевск бистәсендә яшиләр. Ирле-хатынлы Закировларның гаилә тормышы үзара аңлашуга һәм ихтирамга корыла. Шул ук принципларны алар үз балаларына да сеңдерергә тырышалар.
Әтисе Марат «Стройдорсервис+» ААҖ директорының маркетинг буенча урынбасары булып эшли. Җаваплы вазыйфасына карамастан, ул һәрвакыт гаиләсе өчен вакыт таба: алар бергәләп табигатькә һәм балыкка чыгалар, кичке аш әзерлиләр.
Олы улы Азаматка унҗиде яшь. Ул мәктәп укучысы, ирекле көрәш белән шөгыльләнә һәм еш кына призлы урыннар ала. Улы Арсланга унике яшь, ул да ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Аскар, кече улы, мәктәп укучысы, аңа ун яшь, шулай ук көрәшче. Кызы Асельгә өч яшь, ул балалар бакчасына йөри.
«Без нәкъ менә безгә шундый хөрмәт туры килүенә бик шатбыз. Илебезнең барлык гаиләләренә үзара аңлашу, мәхәббәт һәм ярдәм булсын өчен чын күңелдән телибез», — диде Гөлшат Закирова.
Гөлшат Закирова бала карау буенча декрет ялында булганда, 2022 елның июнендә «OZON» һәм «WILDBERRIES» маркетплейслары белән тәэмин итүчеләр өчен консультация хезмәтләре күрсәтүгә «Үзмәшгульлек»юнәлеше буенча социаль контракт төзеде. Хәзер ул үзмәшгуль гражданнарны маркетплейсларда эшләргә өйрәтү буенча уңышлы хезмәт күрсәтә. Шулай ук ул балалар өчен продукция (кулдан эшләнгән чәч өчен аксессуарлар) җитештерә һәм аны сәүдә мәйданчыкларында сата. Аның продукциясе Алексеевск районында яшәүчеләр арасында бик популяр.
Гаилә уты Алексеевск районындагы никахлашу сараенда 30 августка кадәр сакланачак. Ә «Дорожник» паркында билгеләп үтеләчәк Татарстан Республикасы Көнендә капсуланы Спас районына тапшыру тантанасы узачак.