Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Алексеевск аграр көллияте волонтерлары «Просторный» ТИҮ белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен буш калай банкалар җыю акциясенә старт бирделәр.

Окоп шәмнәре-калай банкалардагы гофрокартоннан ясалган үзенчәлекле парафин горелкалар. Кыр шартларында җылыту һәм ризык әзерләү өчен файдаланыла. Блиндаж шәме ярдәмендә ризыкны җылытырга, су кайнатырга, бинаны җылытырга мөмкин. Мондый шәмнәр 6-8 сәгатькә кадәр янырга мөмкин, көчле җил булганда сүнми. Һәм алар безнең сугышчыларга бик кирәк.

Яшелчә һәм җиләк - җимеш консервларыннан (борчак, кукуруз, ананас һәм шуңа охшашлар), куертылган сөт һәм башкалардан бушаган 400 мл күләмендәге банкалар туры килә.

Чиста һәм сытылмаган. Шәм ясаганда осталар җәрәхәтләнмәсен өчен, пөхтә итеп капкачы киселгән.

 Калай банкаларны җыю өчен тартмалар Алексеевск штб нең күпфатирлы йортларның барлык подъездларында урнаштырылачак.

Барлык битараф булмаган кешеләрне акциягә кушылырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International