Югары дәрәҗәдәге ярыш

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Ярышлар район үзәгенең 3нче мәктәбендә һәм 1нче спорт комплексында булып узды. Уеннар бер көндә узсын өчен спорт комплексында Казаннан китерелгән махсус түшәмә җәйделәр. Бу мәктәптәге дүрт мәйданчыкка тагын өчне өстәде, ә ул ярышларның гомуми вакытында чагылды һәм катнашучыларны мәйданчыкка чыгар өчен күп сәгатҗләр көтеп торудан коткарды.

Алып кайтылган кортларның өстенлекләре турында 3нче Алексеевск урта мәктәбенең 6нче сыйныф укучысы Тимур Вәлиуллин сөйләде:

-          Безнең мәйданчыкларда чыгыш ясау бик ошый: тоташтыргычы әйбәт, аяклар таймый, тамгалары бадминтонныкы гына- уйнавы рәхәт. Мәктәпләрдә исә волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары сызыклары комачаулый. Әгәр беәнең һәрвакыт шундыйлар булса, ярышларда уйнау җиңелрәк  булыр иде- мәйданчыкка күнегергә кирәкми. Дөрес, аларның бер минуслары бар: әгәр егылсаң, ут пешереп алгандай тезләреңне сыдырырга мөмкинсең.

Ярышларның схемасы да тамырдан үзгәрде. Уеннар командалар арасында барачак, андыйларны һәр район күпме кирәк- шуның кадәр тәкъдим итә ала (алексееевскилылар шундый үзгәрештән  файдаланып, берҗюлы дүртне, ә килүчеләр иң күбе икешәрне чыгардылао). Команда составына ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда уннаучы ике спортчы малай  һәм ике спортчы кыз керә. Җиңүче командалар рейтинг системасы  буенча билгеләнә, ягъни һәр матчта җиңгән өчен очколар исәпләнә, аннары алар кушылып, йомгаклау турнир таблиөасына  языла. Әйләнә системасы буенча уйнадылар, аннары иң яхшы 4 команда үзара ярышты. Беренче өч команда  ярышларның декабрьдә Казанда булачак финал өлешенә чыга. Кубокның югары дәрәҗәсе турында матчларга быел җәй көне Универсиада эшләгән судҗялар хезмәт күрсәтүе дә сөйли.

Алексеевск спортчылары көтелгәнчә уңышлы чыгыш ясадылар- барлык дүрт команда да финалга чыкты, аларга  компанияне Әлки һәм Чистай районнарыннан күршеләребез тәшкил итте.

Алексеевск командалары өчен Татарстан җыелма командасы уенчылары Анжелика Плотникова белән Тимур Вәлиуллин чыгыш ясады, алар ярышларда спортчыларыбыз әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр- шәхси зачетларда иң яхшы егермелеккә һәм парлы разрядта сигезлеккә кердәләр.

Анжелика Плотникова әйткәнчә, тагын да югарырак нәтиҗәдә шәхси зачетта 15нче урынны гына алдым. Әллә салкын тидердем, әллә инде берәр нәрсә белән агуландым,- ди ул үзенең ярыш йомгаклары турында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International