Район башлыгы Сергей Демидов урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләде. Узган атна Алексеевск аграрийлары өчен күңелле вакыйга-алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды. Тантаналы чара эш урынында-кырда узды. Ашлык суктыруда иң яхшылар - Александр Ч е р к е с о в , А н д р е й Егоров, Дмитрий Чайкин, Дмитрий Титов, Александр Чубаков; чаптыруда - Виктор Макаров; ашлык ташуда-Владимир Малышкин һәм Олег Евстюнин. Сергей Демидов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин белән бергә игенчеләрнең хезмәтен акчалата сертификатлар тапшыру белән билгеләп үттеләр. 10 августка 17 мең гектардан артык мәйданда 40% мәйданда 41,5 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык-25 ц/га.