Гаилә тормышының еллыгы

2024 елның 9 августы, җомга

Зәңгәр якут туе. Бу символик атама гадәти булмаган зәңгәр төстәге иң кыйммәтле асылташларның берсе белән бәйле, аңа зирәклек һәм ныклык тагалар.

Зәңгәр якут туе-45 ел бергә гомер итү ул. Бухариннар гаиләсе быел нәкъ менә шушы датаны билгеләп үтәчәк.

Владимир Бухарин Лебяжье авылында, ә Ирина Шарова Алексеевскида туган. Икесе дә гади хезмәт ияләре гаиләсеннән. Владимирның әнисе Капитолина Александровна почтальон булып эшләгән, әтисе Николай Яковлевич янгын сүндерү частендә эшләгән. Иринаның әнисе Нина Кирилловна –тыл хезмәтчәне, Алексеевск нәфис туку фабрикасында тукучы булып эшләгән, әтисе Шаров Михаил Яковлевич-Бөек Ватан сугышында катнашкан, район хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән. 1970 елда Бухариннар гаиләсе Алексеевскидагы Пушкин урамында йорт сатып ала һәм Лебяжье авылыннан күчеп килә. Шул ук урамда Шаровлар гаиләсе яшәгән. Ул чакта Ирина мәктәптә укыган, Владимир аны күргәч: «Ул минем хатыным булачак», - ди. Аннары пар дуслашып ,дуслык зур мәхәббәткә әверелә. Ирина үзенең сөйгәнен армиядән көтеп ала. Әйләнеп кайткач, Владимир тәкъдим ясый, һәм 1979 елның 10 августында алар өйләнешәләр.

Бер-бер артлы балалар туа. Башта кызлары Светлана, аннары уллары Александр. Яшь гаилә торак яллап тора, финанс яктан авыр була. Ирина Михайловна балалар тәрбияләү белән шөгыльләнгән, ә Владимир Николаевич ведомстводан тыш сак бүлегендә электромонтер булып эшләгән. Шуңа да карамастан, гаилә йорт төзергә карар кыла. Һәр тиенне үз тораклары төзелешенә керткәннәр. Ирина Михайловна декрет ялыннан соң «Ромашка» балалар бакчасында няня булып эшли, аннары Алексеевск бистәсенең 3 нче УГББМ дә эшли. Алексеевск аграр көллиятеннән лаеклы ялга чыга. Владимир Николаевич шулай ук пенсиядә.

Үз язмышларын берләштереп, Владимир Николаевич белән Ирина Михайловна озын гомер юлын бергә уздылар, барлык сынауларны да намус белән җиңделәр, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен һәм ышанычларын саклап калдылар. Нәкъ менә шушы хисләр парга шулкадәр еллар бергә яшәргә ярдәм иткән.

Владимир Николаевич-аучы һәм балыкчы, үзенең осталыгын, белгәнен, ауга һәм балык тотуга мәхәббәтен оныгы Кириллга тапшырган. Ирина Михайловна менә дигән хуҗабикә – «алтын кул». Владимир белән Ирина һәрвакыт бер-берсе белән  бергә янәшә , алар хуҗалык тоталар, терлекләр асрыйлар, яшелчә бакчаларын карыйлар.

«Аларның йорты теләсә кайсы бәйрәмдә без: балалар һәм оныклар җыела торган урын булып кала. Әни һәм әти барлык тормыш ситуацияләрендә туганнарына даими ярдәм итәләр. Алар бергә күпне кичерделәр һәм күпне эшләделәр. Иң мөһиме-безне үстерделәр. Без мәхәббәт һәм кайгырту белән үстек, » - ди кызы Светлана.

Әйе, нәкъ менә шундый минутларда уйланасың, бу батырлык түгелме – гаиләне зәңгәр якут туена кадәр саклап калу. Бу бит 45 ел буе кулга-кул тотынышып, һәрвакыт бергә, һәрвакыт янәшә... үрнәк түгелме бу үрнәк алу  өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International