Р.Н. Миңнеханов Биләрдә булды. Республика Рәисенә «Юнармеец»патриотик клубы эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Биредә яшьләрнең патриотик һәм эзләнү берләшмәләре генә эшләп калмыйча, фиджитал-студия, фитнес-зал, шулай ук спорт туризмы – залинг буенча ярышларга әзерлек залы да актив эшчәнлек алып бара.
Яшь патриотлар клуб базасында МХО зонасындагы хәрбиләр өчен маскет челтәрләре, шәмнәр, утлы һәм карабинлы,жгутлы һәм компаслы күп функцияле беләзекләр, коры армия душы ясыйлар. Шулай ук безнең студентлар буржуйка-мичләр ясыйлар, азык-төлек ярымфабрикатлары әзерлиләр һәм хәтта техниканы торгызалар.
Традиция буенча «Сәләт»Халыкара яшьләр мәгариф форумында катнашучы балаларны сәламләделәр. Быел форум 5 меңнән артык сәләтле баланы һәм яшүсмерне берләштерде.