Алексеевск районыннан Бөек Ватан сугышы ветеранын Калининградта 98 яшьлек юбилее белән котладылар.
Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Ольга Никифоровна Петровага район башлыгы Сергей Демидовтан бүләкләр һәм открытка тапшырды.
Аңа шулай ук ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовтан бүләкләр тапшырылды.
Сәламәтлеге торышы буенча Ольга Никифоровна инде берничә ел Калининградта яши, анда аның улы, отставкадагы беренче ранг капитаны Юрий Михайлович Петров алып киткән.
Ольга Петрова 1926 елда Иске Мулла авылында туа. Сугыш елларында «МОПР» колхозында хисапчы, исәпче, хат ташучы булып эшли, төрле кыр эшләрендә иген ура, чаба, терлек көтә. Фронт ихтыяҗлары өчен агач хәзерләүдә катнаша. 1947 елда Ольга Никифоровна 1941-1947 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән һәм Япония белән сугышта катнашкан Михаил Петровка кияүгә чыга. Фронтовик ире белән өч ул үстерәләр, аларның тормышлары Ватанны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Ике өлкән уллары, Юрий һәм Николай, офицерлар булалар, ә Сергей Әфганстанда интернациональ бурычын үти.
98 яшендә Ольга Никифоровна әле оптимизм белән тулы, истәлекләре белән уртаклаша һәм туган районы Алексеевск халкына сәлам тапшыра.