Алексеевск районында милли проект буенча 1,5 км юл ремонтланган

2024 елның 3 августы, шимбә

Алексеевск районында «Алексеевское — Высокий Колок» — Базяково —Тукай юлы участогын ремонтлау төгәлләнде.

Эшләр «Имин сыйфатлы юллар»милли проекты кысаларында башкарылды.
10+085 км дан 11+549 км га кадәр участок озынлыгы 1,464 километр тәшкил итә. Эшләр барышында биредә булган өслекнең тузган катламнарын бетерделәр, асфальт-бетон вак таш-мастика катнашмасыннан тигезләүче аскы катламны һәм юлның өске катламын салдылар. Шулай ук эшчеләр 2 мең квадрат метрдан артык мәйданда юл кырыен ныгытканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International