Татарстан эшмәкәрләре МСП илкүләм проекты буенча хезмәтләрнең 100% ын цифрлы рәвештә алалар

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан эшмәкәрләре МСП илкүләм проекты буенча хезмәтләрнең 100% ын цифрлы рәвештә алалар
 

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде.Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

Татарстанда эшмәкәрләр өчен бизнесны үстерү өчен комплекслы һәм махсуслаштырылган хезмәтләр - продуктларны, товарларны һәм хезмәтләрне реклама һәм онлайн-пропагандалау, Россиядә һәм чит илләрдә төрле күргәзмә чараларында катнашу, укыту һәм акселерация программалары, шул исәптән электрон-сәүдә мәйданчыкларында эшләү һ. б. мөмкин.

Бүген «Мой бизнес» үзәге маркетплейсларда эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, реклама аша алга җибәрү һәм хисап тапшыру сервисларына түләүсез керү мөмкинлеге бирү хезмәтенә гаризалар кабул итә. Хезмәтне алуга заявканы МСП.РФ цифрлы платформасында онлайн бирергә мөмкин. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында бизнеска һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International