Автомобиль номерларын яшергән өчен бер елдан алып ел ярымга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза кертергә тәкъдим итәләр.
Мондый закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Ул машина номерын билгеләргә комачаулый яки аны яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмаларны куллануга кагыла. Мондый гамәлләр өчен, аларны хокук бозуның аерым составына бүлеп, катгыйрак җаваплылык кертергә тәкъдим ителә. Хәзер моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яки өч айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү каралган.
Шулай ук автомобиль белән Дәүләт теркәү билгеләреннән башка кабат идарә иткән өчен җәза да катгыйлана. Бу очракта да ел ярымга кадәр вакытка хокуклардан мәхрүм итү янаячак.
Инициатива авторлары фикеренчә, мондый хокукка каршы гамәлләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу өчен шартлар тудыра һәм юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын арттыра.