Беренче укылышта Дәүләт Думасы тарафыннан закон проекты кабул ителде, аның нигезендә яраклылык вакыты чыккан дарулар сату автомат рәвештә блокировкаланачак.
Мондый медикаментларны даруханә кассасында сканерларга да мөмкин булмаяак. Бу «Гадел билге»системасына керәчәк маркировка мәгълүматлары ярдәмендә мөмкин булачак.
Яңа механизм россиялеләрне вакыты чыккан яки сыйфатсыз дару препаратларын сатып алудан саклап калырга ярдәм итәчәк.