Алексеевск районы прокуратурасы судка РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча элек ЮХИДИдә эшләгән, ә хәзер Татарстан Эчке эшләр министрлыгының пенсионеры булган 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше җибәргән.
Гаепләнүче элек хөкем ителми һәм Татарстанның Алексеевск районында яши. Ул элек административ җәзага тартылган кеше тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнә.
Моңа кадәр ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча административ хокук бозуда гаепле дип танылган иде инде. Ләкин тиешле нәтиҗәләр ясамаганнан соң, ул исерек хәлдә, машина йөртү таныклыгы булмаганда, кабат рульгә утыра.
Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте була: гаепләнүчегә караган Hyundai Solaris автомобиле кюветка төшә. Машина кулга алынган. Гаепләнүче үз гаебен таныды.