Ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кеше Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә өстәмә гамәлләр һәм раслаучы документларсыз автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштерде. Бу Социаль фондның барлык төп мәгълүматларны исәпкә алган мәгълүмат системасы ярдәмендә мөмкин булды.
Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче түләгән иминият взнослары, стаж һәм пенсия күләме турыдан-туры бәйле булган индивидуаль пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат булу мөһим.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең тулылыгын дәүләт хезмәтләрендә яки Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсенең клиент хезмәтендә индивидуаль шәхси счетының торышы турындагы өземтәгә заказ биреп тикшереп була.Әгәр эш турында мәгълүмат тулы булмаса, гражданнар индивидуаль шәхси счетны төзәтү турында гариза бирә алалар, бу вакыт эчендә стажны һәм хезмәт хакын раслаучы документлар бирә алалар.
«Алдан эшләү кысаларында безнең белгечләр шулай ук гражданинның индивидуаль шәхси счетын төгәлләштерү буенча чаралар комплексын үткәрәләр – архивларга сораулар, эш бирүчеләр тарафыннан индивидуаль шәхси счетын төгәлләштерү һәм тулыландыру.Әгәр дә барлык мәгълүматлар дөрес булса, иминият пенсиясе өстәмә документларсыз исәпләнә. Пенсия яше җиткәнче бер ай алдан картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү турында гариза бирү җитә», - дип төгәлләштерде Татарстан буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшькә җиткән ир-атлар чыга ала. Мәҗбүри шарт булып 15 еллык иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булуы тора.