Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир һәм су закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында гражданның милкендә законсыз формалаштырылган җир участогы барлыгы ачыкланды ,аның составына Кильна елгасы яр буе полосасы кертелгән булган. Гомуми файдаланудагы җирләрне дәүләт милкенә кайтару максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Тәтеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндерде. Суд акты участок чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора. Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.