Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Вахитов районында Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасы чикләрендә 800 кв. м. артык мәйданлы 5 куркыныч класслы рөхсәтсез калдыклар чүплеге урнашканлыгы ачыкланды.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры судка мөрәҗәгать итте.

 Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелде. «Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе» МКУ га чүплекне бетерү бурычы йөкләнде.

Суд карары үтәлде. Сусаклагычның яр буе калдыклардан чистартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International