- Кадерле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре, кырыс корылык шартларында уңыш өчен көрәштә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт һәм котлау сүзләрен кабул итегез! Барлык кыенлыкларга да карамастан, әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешелде. Бу елның тугыз аенда районда 25 мең тонна сөт, 2 мең тонна ит җитештерелде, 83 мең тонна бөртекле ашлык үстерелде, шуның белән уңышлылык гектардан 17,1 ц тәшкил итте; 10 мең тонна печән, 91 мең тонна сенаң, 70 мең тонна силос әзерләнде: бер шартлы терлеккә 30 ц азык берәмлеге хәстәрләп куелды. Моннан тыш, 23 мең гектар көзге кулҗтуралар чәчелде. Боларның барысыфна да сезнең тырышлыгыгыз аркасында ирешелде, хөрмәтле авыл эшчәннәре! Хезмәтегез һәм каһарманлыгыгыз соклануга һәм мактауга лаек. Һәркем дә бит авылда әшләргә сәләтле түгел- мондый хезмәт аерым караш таләп итә.
Тагын бер кат сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга, сезгә һәм гаиләләрегезгә, бәхет, имнлек, һәм муллык теләргә рөхсәт итегез! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, сәламәт булыгыз!